news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов котлау сүзләре өчен Татарстан халкына рәхмәт белдерде

Татарстан Президенты үзенең туган көнен Мәскәүдә үткәрә.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»).Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә котлау сүзләре өчен Татарстан халкына рәхмәт белдерде.

Бүген республика лидерына 61 яшь тула. Социаль челтәрләр аша аңа үз теләкләрен җиткергәннәр.

«Барыгызга да уңышлар, исәнлек, саулык телим. Рәхмәт сезгә», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга.

Татарстан Президенты үзенең туган көнен Мәскәүдә үткәрә. Бүген Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юллама белән мөрәҗәгать итә. Әлеге чарада Рөстәм Миңнеханов та катнашачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot