news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Костанайга Сабан туй бәйрәмендә катнашырга килде

Шулай ук эш сәфәре кысаларында Костанай өлкәсе Хакиме белән очрашу һәм башка чаралар планлаштырылган.

Рөстәм Миңнеханов Костанайга Сабан туй бәйрәмендә катнашырга килде
prav.tatarstan.ru

(Казан, 7 июль, "Татар-информ"). Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Казакстанның Костанай шәһәренә килде. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте җиткерә.

Аэропортта Рөстәм Миңнехановны Костанай өлкәсе Хакиме Архимед Мөхәмбәтов һәм Костанай шәһәре Хакиме Базыл Җакупов каршы алды.

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәренең төп максаты – татар халык бәйрәме Сабан туенда катнашу. Бәйрәм иртәгә Костанайда булачак.

Моннан тыш, эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнехановның Костанай өлкәсе Хакиме Архимед Мөхәмбәтов белән очрашуы планлаштырылган. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Казакстан Республикасы Халыклары ассамблеясе һәм аңа чиктәш Россия Федерациясе субъектлары милли иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары белән очрашачак.

Костанай өлкәсендә булганда, Рөстәм Миңнеханов Казакстанда җиңел автомобильләр җитештерә торган бердәнбер «СарыаркаАвтоПром» мәйданчыгын караячак.

Татарстан Республикасы рәсми делегациясе составында Татарстан Республикасы Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры урынбасары Марат Гатин, Татарстанның Казахстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Рөстәм Вәлиуллов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев, Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ генераль директоры Иван Егоров һәм башкалар бар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100