news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: “Корылык Татарстанда яшәүчеләрнең барысына да кыгылды”

Корылык шартларында Татарстан җитәкчелеге терлекләрнең баш санын саклау һәм халыкны су белән тәэмин итүне бурыч итеп куя

(Лениногорски районы, 27 июль, «Татар-информ», Кристина Иванова). Корылык шартларында Татарстан җитәкчелеге терлекләрнең баш санын саклау һәм халыкны су белән тәэмин итүне бурыч итеп куя. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорскиада шәһәр һәм район активы катнашындагы киңәшмәдә әнә шулай дип белдерде.
Татарстан башлыгы билгеләп үткәнчә, 2010 ел аномаль эсселек һәм корылыкка бәйле рәвештә бик катлаулы булды. “Республикада моңарчы күрелмәгән корылык хөкем сөрә. Без хәзерге вакытта хәлнең никадәр катлаулы булуын яхшы аңлыйбыз”, - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, корылык шартларында төп бурычларның берсе – терлекләрнең баш санын саклау. Республика җитәкчелеге тарафыннан куелган тагын бер бурыч – халыкны су белән тәэмин итү. “Күп кенә чишмәләр һәм коелар кипте, без кайда өзеклек килеп чыгуын күз уңында тотарга тиеш, су китерүне (шул исәптән терлекләр өчен дә) оештырырга кирәк”, - диде республика башлыгы.
“Корылык Татарстанда яшәүчеләрнең барысына да кыгылды”, - дип ассызыклады ТР Президенты. Р.Миңнехановның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республикада янгын чыгу куркынычы гаять зур.
“Тулаем алганда, быел республика корылыкка бәйле афәт баш калкытмаган булса, кризистан чыга башлаган иде инде. Нефть химясе комлексындагы хәл тотрыклы төс алды”, - дип сүзен йомгаклады ТР Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100