news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Коры җир гаскәрләре җитәкчесе Олег Салюков белән очрашты

16-21 сентябрьдә илнең Үзәк хәрби округында «Центр-2019» стратегик команда-штаб өйрәнүләре үткәрелә.

Рөстәм Миңнеханов Коры җир гаскәрләре җитәкчесе Олег Салюков белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Кораллы көчләренең Коры җир гаскәрләре баш командующие, армия генералы Олег Салюков белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

16-21 сентябрьдә илнең Үзәк хәрби округында «Центр-2019» стратегик команда-штаб өйрәнүләре үткәрелә. Очрашуда Рөстәм Миңнеханов һәм Олег Салюков әлеге өйрәнүләр кысаларында Татарстан территориясендә кирәкле чараларны оештыру турында фикер алышты.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot