news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Корстон»да татар халык ашлары күргәзмәсе белән танышты

Бу минутларда «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XIV форумының пленар утырышы уза.

Рөстәм Миңнеханов «Корстон»да татар халык ашлары күргәзмәсе белән танышты
Салават Камалетдинов

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның «Корстон» комплексында «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XIV форумының пленар утырышы алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар халык ашлары күргәзмәсе белән танышты.

Биредә төрле төбәкләрдән җитештерүчеләр милли ризыкларын тәкъдим итә. Камыр ризыклары ясау остаханәләре дә уза. Президент ит пәрәмәче, өчпочмак, талкыш кәләвә ясаучыларны карап узды. Мордовия Республикасы эшмәкәрләренең өстәле янына тукталды.

«Президент безгә „ипиегез, казылыгыгыз, тортыгыз — барлык хәләл ризыгыгыз да бар, өстәлегез бик матур“ дип әйтте», — диделәр Мордовия бизнесменнары «Татар-информ» хәбәрчесенә. Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирясова Рөстәм Миңнехановка Юныс Әхмәтҗанов исемендәге Милли кулинария кафедрасы концепциясе эшләнүе турында сөйләде.

«Татар утары» белән берлектә, кафедра ачарга телибез. Татар кухнясы бөтен дөньяда танылсын дибез. Президент идеяне хуплады. Кухня аша милли традицияләр дә саклана», — диде Асия Тимирясова «Татар-информ» хәбәрчесенә. Күргәзмәдә алар университетта нәшер ителгән милли кухняга багышланган әдәбият тәкъдим итә.

«Кукмара балы» кооперативы җитәкчесе Таһир Бариев күргәзмәдә бер тапкыр ашарлык кечкенә генә бал пакетлары тәкъдим итә. «Татарстанда бу әле яңалык. Без аны мәктәпләргә балаларга кертергә тәкъдим итәбез. Президент безгә тимер юл вокзалларына, аэропортларга тәкъдим итегез, дип киңәш бирде, бу яңа форма, бик яхшы булган, диде», — дип белдерде.

Кемерово өлкәсе Туклану һәм сәламәтлекне саклау институты җитәкчесе Марат Кәлимуллин «Демография» илкүләм проекты кысаларында, «Җәмәгатьчелек сәламәтлеген ныгыту» федераль проекты старт алганын сөйләгән. Халыкның 30 процентыннан да ким булмаган өлешен микро- һәм макронутриентлар дефицитын бетерергә булыша торган безнең илдә җитештерелгән продуктлар белән тәэмин итү бурычы торганын искәрткән.



Галерея: Рустам Минниханов осмотрел выставку татарской кулинарии


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100