Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: "Коррупциягә каршы торыр өчен, нәтиҗәле һәм системалы якын килү кирәк"
Татарстан Президенты Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, республика халкына мөрәҗәгать итте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, республика халкына мөрәҗәгать итте.
"БМО Ассамблеясе тарафыннан 9 нчы декабрь Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне, дип игълан ителде.
Барлык илләргә үтеп кергән коррупция социаль прогрессны боза, тигезсезлек һәм хокуксызлык китереп чыгара.
Коррупциягә каршы торыр өчен, дәүләт һәм гражданнар ягыннан нәтиҗәле һәм системалы якын килү кирәк. Бу максатларга ТРда 2006 нчы елдан тормышка ашырыла торган республиканың коррупциягә каршы программалары хезмәт итә.
Бу эштә коррупция китереп чыгара торган сәбәпләрне юкка чыгаруга төп басым ясала.
Коррупциягә каршы Совет коррупцион тәртип бозуларга нәтиҗәле профилактик коралга әйләнде.
Коррупциягә каршы көрәш эшендә республиканың хокук саклау органнары зур өлеш кертәләр.
Татарстан - бүген динамик рәвештә үсә торган төбәк.
Безнең икътисадтагы барлык уңышлар коррупциягә каршы нәтиҗәле көрәштән башка мөмкин түгел. Республикабызның алдагы уңышлары һәрбер гражданның позициясеннән тора, дип ышанам", - диелә мөрәҗәгатьтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз