Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов коррупциягә каршы көрәш юнәлешендә электрон хезмәт күрсәтүне алга таба да үстерү мөһимлеген ассызыклады
Киләсе этап – Татарстан Республикасында норматив хокукый актлар проектлары буенча җәмәгатьчелектә фикер алышу сервисын гамәлгә кую
(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Халык арасында коррупциягә тискәре караш булдыру, коррупция сәбәпләрен һәм аны китереп чыгаручы шартларны бетерү эшен дәвам иттерергә кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына юлламасында шулай дип мөрәҗәгать итте. Бүген ул бишенче чакырылыш Дәүләт Советының икенче утырышында ТР Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы торышы турындагы юлламасы белән чыгыш ясады.
Президент сүзләренчә, соңгы елларда республикада коррупциягә каршы көрәш чараларының активлашуы күзәтелә. “Киң яңгыраш алган "эш"ләр булуга да карамастан, халык фикеренчә, коррупция бездә аеруча кискен мәсьәлә булып кала бирә. Сүз, шул исәптән, көнкүреш коррупциясе турында да бара. Шуны да онытмаска кирәк: ришвәт алучы булгач, ришвәт бирүчесе дә була”, - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, гражданнарның түрәләр белән турыдан-туры аралашуын чикләү аша коррупциягә каршы нәтиҗәле төстә көрәшеп була. Халыкта зур популярлык казанган электрон хезмәт күрсәтүләр бу эшкә ярдәм итә. Быел, мәсәлән, 14 млн. хезмәт күрсәтелгән.
“Халык контроле” системасы да үзенең нәтиҗәле булуын күрсәтте, аның ярдәмендә гражданнар реаль вакыт режимында гаризалары каралу эшенең барышын күзәтә ала”, - дип шәрехләп узды Президент.
Республика башлыгы электрон хезмәт күрсәтүне алга таба да үстерү гаять мөһим булуын ассызыклады.
“Киләсе этап – Татарстан Республикасында норматив хокукый актлар проектлары буенча җәмәгатьчелектә фикер алышу сервисын гамәлгә кую”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов
Президент билгеләп үткәнчә, яңа заман таләпләре дәүләт идарәсенә яңача караш булдыруны сорый. “Республикада гамәлдә булган хакимият институтлары вакыт сынавын узды. Моның шулай булуы дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегенә федераль дәрәҗәдә бирелгән бәяләмә нигезендә Татарстанның алдынгылар сафында булуы белән раслана. Дәүләт һәм муниципаль идарә нәтиҗәлелеген арттыру шулай ук кадрлар әзерләү, аларны яңадан әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү белән дә бәйле. Бу эш дәвам иттереләчәк. Дәүләт органнарының кадрлар составы һәм структурасы заман таләпләренә җавап бирергә тиеш”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз