news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов коррупция турында: Һәр урланган сум тагы да зуррак югалтуларга китерә

"Коррупцион вазгыятькә эләгүче гражданнар саны елдан-ел тотрыклы кими", - ди Президент.

Рөстәм Миңнеханов коррупция турында: Һәр урланган сум тагы да зуррак югалтуларга китерә
tatarstan.ru

(Казан, 5 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, һәр урланган сум тагы да зуррак югалтуларга китерә. Бу хакта ул Казан Кремлендә Татарстан Республикасында коррупциягә каршы эшне координацияләү буенча комиссия утырышында әйтте.

"Узган елда хокук саклау органнары 800 дән артык коррупцион юнәлешле җинаять ачыклаган, аларның 300е бюджетка кул сузу белән бәйле. 850 млн сумнан артык зыян китерелгән. Һәр урланган сум җитешсезлекләрне юкка чыгару, сыйфатсыз эшне төзәтү, зыянны кайтару өчен тагы да күбрәк югалтуга китергәнен аңларга кирәк. Коррупцион рискларның сәбәпләрен ачыклау, аларны киметү өчен чаралар күрү мөһим", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул профилактика эше җитәрлек булмавын әйтте.

"2018 елга йомгак ясап, төп икътисади, хуҗалык нәтиҗәләре республикада коррупциягә каршы эш дөрес юнәлештә дип нәтиҗә чыгарырга җирлек тудыра. Без төзелештә һәм капиталь ремонтта, җир биләмәләрен исәпкә алып баруда, авыл хуҗалыгы производствосында, мәгарифтә коррупцион рискларны киметүгә ирештек. Халык белән кире элемтә җайга салынган, шул исәптән "Халык контроле" сервисы буенча да", - диде Президент.

Ул дәүләт хезмәтләре үтә күренмәлелеге, дәүләт хезмәтләрен электрон төргә күчерү буенча эш нәтиҗәләре күренүен әйтте. "Коррупцион вазгыятькә эләгүче гражданнар саны елдан-ел тотрыклы кими, ләкин хокук бозулар саны кимеми. Контроль-күзәтчелек функцияләре йөкләнгән дәүләт органнары тарафыннан 200 меңгә якын хокук бозу ачыкланган. Аларны юкка чыгару максатыннан, 55 мең акт әзерләнгән", - диде.

Р.Миңнеханов административ җаваплылыкка 23 мең кеше җәлеп ителгәнен, 200 млн сумнан артык штраф салынганын әйтте. Штраф санкцияләренең күбесе Роспотребнадзор, Ростехнадзор хезмәтләренә туры килүен билгеләп узды. "Коррупция профилактикасына үз өлешен прокуратура кертте. Алар 40 меңнән артык хокук бозу ачыклаган, 3 меңгә якыны коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә. 1 меңгә якыны хилафлык керемнәр турында белешмә биргәндә фаш ителгән", - диде.

Президент сатып алу, сәнәгать, энергетика куркынычсызлыгы, недрлардан файдалану, шәһәр төзү эше, белем бирү, медицина хезмәтләре өлкәсендә хокук бозулар теркәлгәнен әйтте. Коррупцион хокук бозуларның сәбәпләре итеп, контроль оешмалары хезмәткәрләренең җитәрлек дәрәҗәдә компетентлы булмавын, дәүләт һәм җирле үзидарә органнарының оешмалар эшен күзәтүдә җиренә җиткереп эшләмәвен атады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100