news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов коронавируска каршы көрәштә журналистларның эшен югары бәяләде

«Кызыл зонада эшләүче табибларга һәм шушы катлаулы чорда җәмгыятьне мәгълүмат белән тәэмин иткән журналистларга иң авыры булды», - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов коронавируска каршы көрәштә журналистларның эшен югары бәяләде

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Лилия Гадельшина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быел ковид-19 коронавирусы таралуын кисәтүдә республикада журналистлар бик зур эш башкарганын искәртте. Бу хакта ул бүген 2020 ел нәтиҗәләренә һәм 2021 елга билгеләнгән планнарга багышланган матбугат очрашуында әйтте.

Очрашу Казанда Татарстан Милли китапханәсенең яңа бинасында үтте, Интернетта трансляция дә оештырылды. Биредә Президентка сорауларны онлайн-трансляция аша тоташып, чит илләрдә яшәүче татар журналистлары һәм журналист һөнәрен үзләштерүче студентлар да бирә алачак.

«Быел бик авыр ел булды, безне бик нык сынады. Икътисад, социаль тармак, медицина өлкәсенә яңа шартларга яраклашырга туры килде. „Кызыл зона“дагы табибларга һәм алгы сызыкта эшләгәр жкрналистларга иң авыры туры килде. Дәүләт карамагындагылар да, дәүләтнеке булмаган матбугат чараралары да, социаль челтәрләр дә бөтен мәгълүматны халыкка җиткереп барды. Рәхмәт аларга», — диде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100