news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Коронавирус планнарны үзгәртсә дә, юбилейга мөнәсәбәтне үзгәртмәде

«Без РФ Президенты Владимир Путинга ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү турында Указ чыгарганы өчен рәхмәтлебез», — диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов: Коронавирус планнарны үзгәртсә дә, юбилейга мөнәсәбәтне үзгәртмәде
архив/Владимир Васильев

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус пандемиясе планнарны бераз үзгәртсә дә, юбилейга карашны үзгәртмәде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Ратушасында Татарстанның 100 еллыгына әзерлек һәм бәйрәмне билгеләп үтү буенча оештыру комитеты утырышында шулай дип әйтте.

Президент бүгенге утырышның республиканың туган көнендә — Ленин Декреты нигезендә ТАССРга хакимият вәкаләтләре бирелгән көнне узуын искәртте. «Без РФ Президенты Владимир Путинга ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү турында Указ чыгарганы өчен рәхмәтлебез», — диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов юбилей чараларына старт узган елның декабрендә «Казан-Экспо» үзәгендә бирелгәнен әйтеп китте. «Коронавирус пандемиясе бераз планнарны үзгәртсә дә, юбилейга мөнәсәбәткә, аны иң югары дәрәҗәдә үткәрергә омтылышка тәэсир итмәде», — диде. 

Президент 27 майда Дәүләт Советының Татарстанның 100 еллыгына багышланган тантаналы утырышы үткәнен искәртте. «Декрет — тарихи документ дәүләтчелекне торгызуда мөһим булды, Татарстан территориясендә яшәүче барлык халыкларның икътисади, сәяси, социаль-мәдәни хокукларын гамәлгә ашыруда роль уйнады», — диде ул.

Бу көнне 25 июньдә, 100 ел элек, Казан губерниясе башкарма комитеты рәисе тантаналы утырышта хакимиятне вакытлы ревкомга тапшыру турында игълан иткәнен искәртте.

«Быел юбилейга багышланган күп төрле чаралар үткәрелде. Без федераль хакимият органнарына федераль планны гамәлгә ашыруда катнашканнары өчен рәхмәтле», — диде Рөстәм Миңнеханов. Үзәк банкка, министрлыкларга, ведомстволарга рәхмәтен җиткерде. «Республиканың гасырлык юбилее бөтен ил өчен әһәмиятле вакыйга, берләшү факторы булды. Оештыру комитеты әгъзалары эше нәтиҗәсендә, барлык чаралар уңышлы узар дип ышанам», — диде Президент.

news_right_1
news_right_2
news_bot