news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Рөстәм Миңнеханов Кореяның РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе белән очрашты
Татарстан Хөкүмәте башлыгы республиканың икътисади мөмкинлекләре белән тулырак танышу өчен Татарстанга Корея эшмәкәрләре делегациясенең сәфәрен оештыру тәкъдиме белән чыкты
Скопировать ссылку
(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасының РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ли Гю Хен белән очрашты. Очрашу барышында илче Татарстанның икътисади, җитештерү һәм мәгариф потенциалын югары бәяләгән. Татарстан Хөкүмәте башлыгы Ли Гю Хенга республиканың икътисади мөмкинлекләре белән тулырак танышу өчен Татарстанга Корея эшмәкәрләре делегациясенең сәфәрен оештыру тәкъдиме белән чыккан.
Ли Гю Хен җитәкчелегендәге Корея Республикасы делагциясенең Татарстанга сәфәре 6 июньнән бирле дәвам итә. Делегация составында илчелекнең икътисади мәсьәләләр буенча вәкаләтле министры Ли Чжон Кук, икътисади мәсьәләләр буенча киңәшче Хан Сеонг Чин бар. Визит барышында делегация әгъзалары “Алабуга” махсус икътисади зонасында, Казан дәүләт университетында булырга өлгерде, Казанда Корея мәдәнияте фестивален ачуда катнашты. Бүген аларга ТР сәүдә-сәнәгать потенциалы тәкъдим ителде, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.
2008 ел йомгаклары буенча, Татарстан белән Корея Республикасы арасында тышкы сәүдә әйләнеше күләме 350 млн. доллар тирәсе булган. Бу -2007 ел күрсәткечләренең 1,3 тапкырга югары булуын күрсәтә. Шул ук вакытта экспортның 4,4, импортның - 1,3 тапкырга артуы мәгълүм. 2008 ел йомгаклары буенча, Корея Татарстанның тышкы сәүдә партнерлары арасында 18 нче урында.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot