news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Рөстәм Миңнеханов Корбан гаете намазын Галиев мәчетендә укыды
Бәйрәм намазын Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды.
Скопировать ссылку
(Казан, 1 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Казанның Галиев мәчетендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корбан гаетен бәйрәм итү уңаеннан бәйрәм намазында катнашты. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Казан мэры Илсур Метшин да катнашты, дип җиткерә Президентның матбугат хезмәте.
Бәйрәм намазын Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды. Шуның алдыннан ул Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм республикабызның барлык мөселманнары адресына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән килгән котлау телеграммаларын укыды.
Гадәттәгечә хөтбә барышында Камил хәзрәт Сәмигуллин корбан чалуның тирән мәгънәсе турында сөйләде, аерым алганда, моның тышкы ягына гына игътибар итмичә, рухи ягын да исәпкә алырга өндәде. Бу йоланың төп асылы корбан хайванын чалудан гына түгел, ә Аллаһка инанудан һәм Аллаһка буйсынудан гыйбарәт, диде ул. Ел саен корбан чалу – Аллаһ кушканнарны үтәү өчен үзеңнең барлык мөлкәтеңне корбан итәргә әзер булудан гыйбарәт.

Быел Корбан гаете Россиядә Белем көненә туры килде. Шул уңайдан Камил хәзрәт Сәмигуллин кеше тормышында белем алуның мөһимлегенә тукталды. Ул искәрткәнчә, мөселман галимнәре бөтендөнья фәне үсешенә зур өлеш керткәннәр. Тарихта Татарстан мөселман галимнәре дә үз эзләрен калдырган.
Хөтбәдән соң мәчеттә мөселманнар гает намазы укыды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot