news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Копенгагенда түбәсендә чаңгы трассасы булган чүп яндыру заводын караячак

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Даниягә килде.

Рөстәм Миңнеханов Копенгагенда түбәсендә чаңгы трассасы булган чүп яндыру заводын караячак
архив/Рамиль Гали

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Копенгагенда Amager Bakke комплексында булырга планлаштыра. Әлеге комплекста чүп яндыру заводы, ТЭЦ урнашкан һәм актив ял паркы бар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Дөньяда чүпне термик эшкәртү объектлары шәһәр халкының актив ял итү урыны белән бергә урнашкан тәҗрибә барлыкка килде. Бу объектның кешеләр сәламәтлеге өчен куркынычсыз булуы турында сөйли. Татарстан өчен чүп эшкәртү мәсьәләсе бик актуаль. Шуңа күрә Копенгагенда булганда, Татарстан Президенты каты коммуналь калдыклар белән эш итүдә яңа технологияләрне куллану тәҗрибәсен өйрәнүне үзе өчен мөһим дип санады», - диде Галимова.

Татарстан 2019 елның 1 гыйнварыннан каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчте. Ул эшчәнлек сортларга аеруны һәм чүпне икенчел чимал буларак куллануны үз эченә ала. Эшкәртелми торган калдыкларны электр һәм җылылык энергиясе алу максатыннан ягулык сыйфатында куллану планлаштырыла.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot