Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов компенсаторлар җитештерү заводына яңа линияләр булдырырга кушты
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллы шәһәренә килде.
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «Хортум» ҖЧҖ компенсаторлар җитештерү заводында булды. Анда ул завод җитәкчелеген яңа юнәлешләрне үстерергә өндәде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР Президенты производствоны оештыруның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. «Компенсаторлар буенча сез дөнья дәрәҗәсенә ирештегез. Бу - заманча югары технологияле завод. Сезгә алга барырга, яңа линияләрне үстерергә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Хортум» заводы директоры Айрат Харисов җитештерелә торган компенсаторлар тулысынча үз илебезнең комплектлау әйберләреннән торганлыгын искәртте. Ә үз конструкторлык бүлеге булу стандарт булмаган үтәлештәге компенсаторларны эшләргә мөмкинлек бирә.
Сильфонлы компенсатор - торбаларны тоташтырганда корыч торбаүткәргеч һәм газүткәргечләрнең күләмен үзгәртүне куркынычсыз компенсацияләүче эшләнмә. Эшләнмәләр сәнәгатьнең төрле тармакларында (энергетика, нефть химиясе, химия) һәм коммуналь өлкәдә киң кулланыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз