news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов коммуналь проблемаларны хәл итәргә чакырды

Татарстан Төзелеш министрлыгының йомгаклау коллегиясендә республика Президенты шәһәр мэры Илсур Метшинга торак коммуналь хуҗалыгы проблемалары ешаю сәбәпле мөрәҗәгать итте.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Татарстан Төзелеш министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында чыгыш ясаганда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов коммуналь предприятиеләр проблемаларына игътибар итте.

«Бездә булган барлык очраклар, проблемалар турында миңа хәбәр итәләр. Әмма бу юлы проблемалар күп, бигрәк тә Казан буенча. Илсур Рәисович, бу хәлне анализларга кирәк булачак», — дип искәртте ТР Президенты Казан мэры Илсур Метшинга мөрәҗәгатендә.

Ул коммуналь хезмәтләрнең төп бурычларының берсе — җылыту сезонын үткәрү, диде. «Әле җылылык, әле су, әле  торба. Билгеле, проблемалар килеп чыгып тора, оператив рәвештә эшлибез, әмма киләчәккә бу безгә бер сигнал», — дип искәртте ул. 

news_right_1
news_right_2
news_bot