Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов командасы Россия инвестиция форумындагы хоккей гала-матчында җиңү яулады
Форумда катнашкан эшкуарлар җыелмасы - «РИФ» командасы «Феникс»ның көндәше булды.
(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте җыелмасы – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге «Феникс» командасы Россия инвестиция форумында катнашучылар арасындагы хоккей гала-матчында 7:4 исәбенә отты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Форумда катнашкан эшкуарлар җыелмасы - «РИФ» командасы «Феникс»ның көндәше булды. Матчны «Русконгресс» фонды ярдәмендә оештырдылар.
Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге командада РФ транспорт министры Евгений Дитрих, РФ Ерак Көнчыгышны үстерү министры Александр Козлов, РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Соколов һ.б. бар иде. Бозда командалар 20 минутлы өч период үткәрде.
Матчта «Феникс» командасының беренче бишлеге аеруча нәтиҗәле чыгыш ясаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз