news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Колумбия сәнәгать предприятиеләре ассоциациясе (ANDI) җитәкчелеге белән очрашты

Татарстан белән Колумбия кайбер юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итә инде, дип искәртте ТР Президенты

 (Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Колумбиягә (Богота) ике көнлек эш сәфәре кысаларында Колумбия сәнәгать предприятиеләре ассоциациясе (ANDI) җитәкчелеге белән очрашты.

Ассоциациянең Боготадагы филиалы (ANDI штаб-фатиры Медельин шәһәрендә урнашкан) офисында узган бу очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «Ак Барс» Банк» ААҖ идарәсе рәисенең беренче урынбасары Зөфәр Гәрәев, "Казан вертолет заводы" ААҖнең маркетинг һәм сату буенча директоры Валерий Пашко һәм башкалар катнашты.

Татарстан Республикасы Президентына һәм Татарстан делегациясе әгъзаларына сәламләү сүзе белән Колумбия сәнәгать предприятиеләре ассоциациясе (ANDI) президенты Брюс Мак Мастер мөрәҗәгать итте. "Безенең Россия базарына керәсебез килә, безгә Татарстан компанияләре белән уртак эшчәнлекне һәм багланышларны киңәйтергә кирәк", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Колумбия сәнәгать предприятиеләре ассоциациясе (ANDI) җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, хезмәттәшлек мөмкинлекләренең зур булуын хәбәр итте. Аннары Татарстан Президенты республика территориясендә нефть химиясе һәм машина төзелеше тармакларында гамәлгә ашырыла торган эре проектлар, технопарклар һәм индустриаль зоналар турында сөйләде. Татарстан Президенты искәрткәнчә, Татарстан белән Колумбия кайбер юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итә инде.  "Минемчә, – диде Рөстәм Миңнеханов, – бу очрашудан соң Колумбия-Россия сәүдә палатасында барлык кирәкле мәгълүмат булачак һәм Колумбия инвесторлары Татарстан Республикасы икътисадына инвестицияләү белән кызыксыначак".

Аерым алганда, «Казан вертолет заводы» ААҖ Колумбиягә күп максатлы "Ми-17-1В" вертолетлары җибәреп тора, «КАМАЗ» ААҖдән йөк автомобильләре килә, шулай ук автобуслар җитештерү өчен шассилар да китерелә, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Белешмә өчен:
ANDI – Колумбия сәнәгать предприятиеләре ассоциациясенә 1944 елның 11 сентябрендә Медельин шәһәрендә нигез салынган.
ANDI барлыгы 1100 компанияне берләштерә, алар икътисадның төрле тармакларына карый (җитештерү, финанс һәм азык-төлек секторлары, файдалы казылмалар чыгару сәнәгате, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, хезмәт күрсәтүләр өлкәсе). Бу – коммерциячел булмаган оешма, төп максаты – ирекле эшкуарлык системасы кысаларында икътисадый, социаль һәм сәяси принципларны киңәйтү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100