news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов “Кол Гали” кунакханәсе төзелеше белән танышты

Татарстан Преззиденты мунча комплексын, төп фойены һәм номер фондын карады.

Рөстәм Миңнеханов “Кол Гали” кунакханәсе төзелеше белән танышты
president.tatarstan.ru

(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгарда “Кол Гали” кунакханәсе төзелеше белән танышты. Бу хакта республика лидеры матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов мунча комплексын, төп фойе һәм номер фондын карады. Моннан тыш Президентка кунакханәнең яр буе линиясен үстерү проектын тәкъдим иттеләр. Анда амфитеатр рәвешендә сәхнә, ял зонасы һәм бассейн булачак.

Кунакханәдә эчке эшләр һәм территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Биредә велосипед юллары, ял итү зонасы, ачык балалар мәйданчыгы, теннис кортлары һ.б. булачак.

Кунакханәне карауда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары – “Яңарыш” фонды директоры Татьяна Ларионова, ТР “ГИСУ” ДКУ директоры Марат Айзатуллин һ.б .катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot