news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Киров өлкәсендә 311нче дивизия мемориалын ачуда катнашты

Сугыш елларында булган 311нче укчы дивизиясендә ТАССРда туучылар да булган.

Рөстәм Миңнеханов Киров өлкәсендә 311нче дивизия мемориалын ачуда катнашты
tatarstan.ru

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Киров өлкәсе губернаторы Игорь Васильев бүген Слободск шәһәрендә 311нче укчы дивизия сугышчылары хөрмәтенә мемориал ачу тантанасында катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бөек Ватан сугышы башланганда Киров өлкәсе территориясендә 311нче укчы дивизия формалаштырылган. Берләшмәнең шәхси составына башлыча армия тәҗрибә булмаган гражданнар, шул исәптән Татарстан АССР да туучылар да кергән.

Дивизия Ленинградны саклауда, Беларусь, Латвия, Литва, Польша, Берлинны нацистлардан азат итү операцияләрендә катнашкан. Сугыш ахырына Суворов орденлы Двинская Кызыл Байраклы 311нче укчылар дивизиясе дип аталган, ләкин Җиңүдән соң ук диярлек таркалган. Аның сафларында сугышкан бик күп сугышчылар һәм командирлар сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган.

Мемориал Хәтер һәм дан аллеясында истәлекле зонадан гыйбарәт. Ул дивизиянең сугышчан юлы этапларын күрсәткән барельефлар, дивизиянең хәрби юл этапларын күрсәтелгән плитәләр һәм Советлар Союзы Геройлары бюсты - дивизия командиры Борис Владимировның һәм Татарстанның Саба районыннан чыккан 1069нчы укчы полк командиры Зәки Хәбибуллинның бюстларыннан торган.

Киров өлкәсе губернаторы үз чыгышында сөйләгәнчә, мемориал фронтка киткән һәм үз гомерләрен Җиңү өчен биргән төбәк халкының батырлыгын искә төшерәчәк. «Куркыныч саннар. Киров өлкәсеннән 650 мең кеше сугышка киткән. Аларның күбесе кире кайтмаган. Шул ук вакытта бөтен Советлар Союзыннан 300 меңнән артык кеше Кировка эвакуацияләнгән. Тулы бер предприятиеләр дә күченгән», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов мемориалны ачуны Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган мөһим вакыйга дип атады һәм Татарстанның 311нче дивизия тарихы белән багланышына игътибар итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100