Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов киләсе елга "Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар" проектына керүче шәһәрне атады
Киләсе елга әлеге программага Түбән Кама керәчәк, диде Татарстан Президенты.
(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елда, "Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар" проекты кысаларында, Түбән Кама шәһәре юлларының төзекләндереләсен әйтте. Бу хакта ул бүген яңа ачылган "Казан экспо" үзәгендә үтүче "Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар" фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышында сөйләде.
"Татарстанда гамәлгә куелган "Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар" өстенлекле проекты юлларны тәртипкә китерүдә сизелерлек роль уйнады. Киләсе елга әлеге программага Түбән Кама керәчәк", - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, әлеге проект ике агломерациядә үтә. Бу - Казан һәм Чаллы шәһәрләре.
Быел Казан агломерациясе буенча, 113,72 чакрым юл, шул исәптән а федераль юлларның алты участогы тәртипкә китерелергә тиеш. Бу 18,82 чакрымны тәшкил итә. Шулай ук 60,5 чакрым төбәкара автомобиль юлларын нормаль хәлгә китерәсе бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз