Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов киләсе елда Казанда Аксаков скверын ясарга тәкъдим итте
Татарстан Президенты республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе активы белән очрашты.
(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киләсе елде Казанда Аксаков скверын булдырырга тәкъдим итте. Бу хакта ул Рус милли-мәдәни берләшмәсе активы белән очрашуда белдерде, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.
“Әйдәгез, бу эштә беренче адымны ясыйк. Мөгаен, скверда язучы сынын урнаштыру мәсьәләсен карарга кирәктер", - диде республика лидеры.
Очрашуда Максим Горький урамы белән Николай Ершов урамнары чатындагы Максим Горький һәйкәле куелган яшел мәйданчыкны тәртипкә китерү мәсьәләсе дә кузгатылды. Быел язучының тууына 150 ел тула.
Казан Рус милли-мәдәни берләшмәсе советы рәисе Ирина Александровская Татарстанда Изге Петр һәм Феврония Муромскийларга һәйкәл ясау һәм кую эшләре турында сөйләде.
Миңнеханов Рус милли-мәдәни берләшмәсе активистларына бер Казан белән генә тукталмаска һәм республиканың башка шәһәрләре, районнары ихтыяҗына игътибар юнәлтергә тәкъдим итте.
- Очрашу Рус теле көненә һәм Александр Пушкинның тууына 219 ел тулуга багышланган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз