Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов киләсе атнада көчәйтелгән режимда эшләвен дәвам итәчәк
Киләсе атна яңа типтагы Сovid-19 коронавирус таралуны булдырмас өчен Россиядә эшләми торган атна дип игълан ителде.
(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киләсе атнада бөтен кешегә дә өйдә торырга киңәш итә. Ләкин ул үзе көчәйтелгән режимда эшләвен дәвам итә. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.
«Бу аның коронавирус таралуга юл куймау һәм пациентларга кирәкле ярдәм күрсәтү эшен оештыру өчен Президент буларак шәхси җаваплылык тоюы белән бәйле», — дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.
Галимова сүзләренчә, Рөстәм Миңнеханов яңа төзелгән инфраструктура объектларын йөреп чыга һәм карый. Ул биредә чикләү шартларында да системаның өзлексез эшләвен дәвам итүен һәм башка авырулар өчен барлыкка килгән уңайсызлыкларның минималь булырга тиешлеген искәртә.
«Бу җәһәттән ул эш графигында, киңәшмәләр үткәрә һәм барысы да өзлексез эшләсен өчен объектларга йөри», — дип өстәде Казан Кремле вәкиле.
«Штаб штатлы режимда эшли. Без хәзер бөтен бер система төзелүен искәртәбез, ул авыр нәтиҗәләргә юл куймас өчен мөмкин кадәр күбрәк эшли» — дип нәтиҗә ясады Лилия Галимова.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россиядә киләсе атна Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә эшләми торган атна дип игълан ителде. Бу чара яңа типтагы Covid-19 коронавирусы тиз таралу куркынычын булдырмаска тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз