news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Кибетләргә йөрергә яратмыйм, кием-салымны хатыным ала

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәүдәнең киләчәген онлайн-маркетплейсларда дип саный.

Рөстәм Миңнеханов: Кибетләргә йөрергә яратмыйм, кием-салымны хатыным ала
tatarstan.ru

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кибетләргә йөрергә яратмавын, киемнәрне хатыны алуын әйтте.

«Маркетплейс хезмәте белән кулланып карадым, чөнки кибетләрдә йөрергә яратмыйм. Кием-салымны хатыным ала, ул үлчәмемне белә», — диде ул мәгълүмати-коммуникацион технологияләр һәм элемтә өлкәсендә эшләүче хатын-кызлар белән очрашуда.

Президент фикеренчә, сәүдәнең киләчәге — онлайн-маркетплейсларда. «Кайбер кибетләр ябыла, онлайн эшли башлый, чөнки маркетплейслар, офлайн кибетләр белән чагыштырганда, уңайлырак. Анда хезмәт күрсәтү сыйфаты күпкә югары», — дип өстәде ул.


news_right_1
news_right_2
news_bot