Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов КХДР тышкы икътисадый эшләр министры белән очрашты
Очрашу Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты резиденциясенең сөйләшүләр алып бару залында узды
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Халык-Демократик Республикасы - КХДР тышкы икътисадый эшләр министры, РФ һәм КХДР арасында сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссия рәистәше Ли Рен Нам әфәнде белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты резиденциясенең сөйләшүләр алып бару залында узды.
Искәртеп үтәбез: Ли Рен Нам әфәнде Россия Федерациясенә эш сәфәре кысаларында Казанга килгән иде, моңарчы ул Владивостокта, Хабаровскида, Мәскәүдә, Калугада булган. Казанда Ли Рен Нам әфәнде һәм аны озата йөрүче затлар «Химград» технополисында, югары технологияләр технопаркы – IТ-паркта булдылар, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ һәм башка компанияләр җитәкчелеге белән очрашулар уздырдылар.
Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов КХДР тышкы икътисадый эшләр министрына Татарстан Республикасы белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук искә төшергәнчә, моңарчы Ли Рен Нам әфәнде белән алар 2014 елның мартында Пхеньянда очрашып сөйләшкән булганнар.
Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, бүген Россия төбәге буларак, Татарстан белән КХДР арасындагы хезмәттәшлекне яңа дәрәҗәгә күтәрергә кирәк. Татарстан предприятиеләренең КХДР партнерларына тәкъдим итәрлек эшләнмәләре күп, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, без – башка илләргә продукция чыгаруда танылган төбәк. Дөньяның күп кенә илләре базарларында Татарстан предприятиеләре продукциясе күптән мәгълүм, бу – «КАМАЗ» автомобильләре, "МИ-8", "МИ-17" вертолетлары.
Без геологоразведка һәм нефть чыгару, нефть химиясе, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, медицина һәм башка күп кенә тармакларда хезмәттәшлек алып бара алабыз.
Аннары ул Татарстанның икътисадый потенциалы белән кыскача таныштырды һәм республикада гамәлгә ашырыла торган аеруча перспектив инвестицион проектлар турында сөйләде («Алабуга» МИЗ, «Иннополис» инновацион шәһәре, инжиниринг үзәкләре).
Татарстанның фәнни һәм мәгариф потенциалы да куәтле, диде Рөстәм Миңнеханов, Казанда федераль университет, шулай ук ике илкүләм тикшеренү университеты бар, һәм Төньяк Корея студентлары бездә белем алырга мөмкин. Татарстанда эшләүче КХДР белгечләре үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр, диде Рөстәм Миңнеханов.
Ли Рен Нам әфәнде үз чиратында билгеләп үткәнчә, хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләреннән берсе – мәгариф һәм кадрлар әзерләү. Ул Казанда КХДР вәкилләренә күрсәтелгән кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде.
Очрашуда Россия Федерациясенең Ерак Көнчыгышны үстерү министрлыгының турыдан-туры инвестицияләрне җәлеп итү, экспортка ярдәм һәм тышкы икътисадый эшчәнлек департаменты директоры Иван Тонких, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, «Казан вертолет заводы» ААҖ генераль директоры, «Россия вертолетлары» ААҖ генераль директоры урынбасары Вадим Лигай һәм башкалар катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз