Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов КФУның Күзәтүчеләр советы рәисе итеп сайланды
Әлеге карар югары уку йортының онлайн форматта уздырылган Күзәтүчеләр советы утырышында чыгарылды.
(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының Күзәтүчеләр советы рәисе итеп сайланды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге карар югары уку йортының Күзәтүчеләр советы утырышында чыгарылды. Санитар-эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә чара онлайн форматта узды
Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларга ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт әйтте. «Ышанам, безнең уртак эшебез Казан федераль университетын киләчәктә дә үстерүгә ярдәм итәчәк, дөньяның алдынгы фәнни-мәгариф үзәкләре арасында аның конкуренциягә сәләтен арттыру», - диде Татарстан Президенты.
Утырыш барышында яңа Күзәтүчеләр советы яңа составы тәкъдим ителде.
Совет әгъзалары Covid-19 таралуга каршы көрәш шартларында университет эше белән бәйле кайбер мәсьәләләрне карадылар, 2020 елга югары уку йортының финанс-хуҗалык эшчәнлеге планы һәм 2021 һәм 2022 еллар план чорына планнары турында фикер алыштылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз