news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Кешеләргә легаль бизнеска чыгарга мөмкинлек бирерлек адымнар кирәк

Борис Титов миллионлаган эшмәкәрнең эшен киңкүләм легальләштерү бурычы торганын ассызыклады.

Рөстәм Миңнеханов: Кешеләргә легаль бизнеска чыгарга мөмкинлек бирерлек адымнар кирәк
архив

(Казан, 11 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзмәшгуль кешеләргә легаль бизнеска чыгарга мөмкинлек бирерлек адымнар кирәк булуын әйтте. Бу хакта ул "Пирамида"да ТР Президенты каршында Эшкуарлык советының XI киңәйтелгән утырышында белдерде.

Бүгенге утырыш үзмәшгульлеккә багышланган. Татарстан 2019 елда үзмәшгуль гражданнар өчен яңа салым режимы кертү буенча сынау проектында катнаша. Бүген республикада 4,1 меңнән артык үзмәшгуль граждан теркәлгән.

"Үзмәшгульләр мәсьәләсе актуаль. Дүрт пилот регион билгеләнгән. Минемчә, бу дөрес карар, ләкин әле күп кенә сорауларны федераль дәрәҗәдә эшләп бетерү кирәк. Бу закон файдалы булсын һәм без теләгәнчә эшләсен өчен, юридик, хокукый сорауларны җиткерү мөмкинлеге бар", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Россия Федерациясе Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов төбәктә эксперимент ничек барганын белү кирәклеген билгеләп узды. Аның әйтүенчә, хакимият һәм бизнес арасында мөнәсәбәтләрдә нинди плюслар һәм минуслар булуын ачыклау, кире элемтә мөһим. Миллионлаган эшмәкәрнең эшен киңкүләм дәрәҗәдә легальләштерү бурычы торганын ассызыклады.

 Утырышта үзмәшгуль кондитерлар өчен санитар нормалар, банклар белән эшләү мәсьәләләре, чит ил гражданнарын үзмәшгульләр буларак теркәү һәм башка сораулар күтәреләчәк. 

  • Сынау рәвешендә Россиядә бу закон быел 1 гыйнвардан кертелде. Татарстаннан тыш, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Калуга өлкәсе катнаша. Кешеләр белән үзмәшгульләр өчен керем салымының күләме 4 процент тәшкил итәчәк, оешмалар белән эшләүчеләр өчен – 6 процент. Шул ук вакытта аларның еллык кереме 2,4 млн сумнан артмаска тиеш. Эксперимент 2028 елга кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100