Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: "Кешеләр Татарстаннан китмәслек итеп эшләргә кирәк"
"Республика уңайлы яшәү шартлары булдыру юнәлешендә үсеш аларга тиеш", -дип белдерде Президент
(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Яшәү өчен уңайлы шартлар булдыру - территорияләрнең җәлеп итүчәнлегенең башлангыч факторларының берсе, диде Рөстәм Миңнеханов республиканың әйдәп баручы электрон массакүләм мәгълүмат чаралары мөхәррирләре белән очрашуда.
"Без тормыш сыйфаты турында сөйләшәбез. Тормыш сыйфаты кешеләр тормышына йогынты ясаучы бик күп факторларны күзаллата. Бу мәгариф системасы, медицина хезмәте, социаль яклау, юллар, без Татарстан җәлеп итүчән территория булырга тиеш дибез. Беренчедән, биредән кешеләр китмәсен, китсәләр дә укырга, кияүгә яки өйләнергә генә китсеннәр. Шуның өчен без кайбер критерийларга туры килергә тиеш", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
"Менә карагыз, соңгы елларда Мәскәү ничек үзгәрде. Иҗтимагый киңлек, зоналар. Без бит тикмәгә генә Мәскәүдән, башка шәһәрләрдән тәҗрибә тупламадык, чит илләргә кешеләр җибәрдек. Зур акча түгелүгә карамастан, кешеләр уңай фикердә. Узган ел нефтьчеләр Горький исемендәге паркны төзекләндерергә ярдәм иттеләр. Бирегә никадәр кеше йөри, никадәр кеше бәхетле. Нефть саммитына Әлмәткә очканда күл янында ничә мең кеше биюен белмим дә. Нефтьчеләргә рәхмәт. Түбән Каманың 50 еллыгында булдык. Алар яр буен ясаган, аңа һәм паркка ничек ихтыяҗ зур булуын күрәбез. Әгерҗедә скверда - күпме балалар һәм ата-аналар. Аларны анда махсус беркем дә китермәгән. Президент килде дип укучыларны китерсәләр аңлыйм, әмма биредә балалар белән аналар. Димәк, болар барысы да кирәк.
Казансу яр буен карагыз. Анда никадәр кеше! Иң мөһиме, безнең районнар. Мөслимдә булдым, ерак, вертолетта да сәгать ярым очарга кирәк. Алар район үзәкләрен ничек итеп үзгәрткәннәр, әкият диярсең. Җәмәгатьчелек киңлеге бик мөһим, без анда аралашабыз, ял итәбез. Бу программаларны киләчәктә дә дәвам итәчәкбез.
Ә Аккош күле нинди мирас! Анда 3 мең гектар, күлләр бар иде, бүген алар нинди хәлдә? Ә анда күпме кеше ял итә алыр иде?" - дип уртаклашты Президент хис-кичерешләре белән.
Бу юнәлештә башкарасы эшләр күп. Барысына да берьюлы гына ирешеп булмый диде республика лидеры. "Күп эшләрне башкарып бетерә алмыйбыз, әмма без республика җәлеп итүчән булсын, без горурлана алырлык булсын өчен алга хәрәкәт итәбез" - дип билгеләп үтте Татарстан башлыгы.
(Гөлүзә Василова әзерләде).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз