news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов кеше йөзләрен тану системасында тест узды

FindFace Security системасы күзәтү камераларындагы видео аша кешенең җенесен, яшен ачыклый.

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ел саен уздырыла торган “Сәнәгый Россиядә цифрлы индустрия” (ЦИПР) конференциядә күргәзмә карады. Аның барышында республика башлыгы FindFace Security йөзләрне тану системасын тикшереп карады, ул кешенең җенесен һәм яшен ачыклый ала.

Система Татарстан Президентының яшен төгәл билгели алмады. Экранда аның яше 38дән 48гә кадәр аралыкны күрсәтте.

Әлеге продукт үзен йөзләрне ачыклауда тизлек һәм төгәллек буенча дөнья лидеры дип атаган ИТ-компания тарафыннан тәкъдим ителде.

Компания вәкилләре сүзләренчә, әлеге продукт кешеләрне куркынычсызлык белән тәэмин итү өчен башкарыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot