news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Кемерово өлкәсе губернаторына кайгы уртаклашу телеграммасы юллады

Һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам, зыян күрүчеләрнең барысының да тизрәк терелүен телим, диелә телеграммада.

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеевка Кемероводагы «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендәге фаҗига уңаеннан кайгы уртаклашу телеграммасы юллады. Бу хакта республика лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кичә Кемероводагы сәүдә үзәгендә булган коточкыч фаҗига турындагы хәбәр бөтен илне тетрәндерде. Күпләгән кешеләр, балаларның үлеме бер генә татарстанлыны да битараф калдырмады, - диелә кайгы уртаклашу текстында. - Кемерево халкы, бөтен ил белән без гомерләре вакытсыз өзелгән кешеләрне, тормышлары әле башланып кына килгәндә якты дөнья белән хушлашкан сабыйлар һәм мәктәп укучыларын, әлеге янгында үз җанының бер өлешен – иң кадерле һәм сөеклеләрен югалткан кешеләрне уйлап кайгырабыз.

Һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам, зыян күрүчеләрнең барысының да тизрәк терелүен теләп калам», - диелгән президент телеграммасында. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100