news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән кризиска каршы киңәшмә үткәрде

Киңәшмәдә сүз нефть компанияләренең уңышлы эшләвенә комачаулык итүче проблемалар хакында барды

(Әлмәт, 26 ноябрь, “Татар–информ”, Әнвәр Маликов). Бүген Татарстан Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә республиканың кайбер министрлык һәм ведомстволары, шулай ук Татарстандагы федераль структуралар җитәкчеләре катнашында республиканың кече нефть компанияләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде.
Тармакта 9 айда башкарылган эшкә нәтиҗәләр ясау очрашу өчен төп сәбәп булды. Киңәшмәдә сүз нефть компанияләренең уңышлы эшләвенә комачаулык итүче проблемалар хакында барды.
Агымдагы елда кече нефть компанияләре кризис аркасында төп эш күрсәткечләрен сизелерлек киметкән. “Нефтеконсорциум” ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев әнә шул хакта хәбәр итте. Шул ук вакытта нефть чыгаруның күләмен һәм үсеш темпларын саклап калуга ирешелгән. 2009 елның 9 аенда кече нефть компанияләре 4,951 миллион тонна нефть чыгарган, бу 2008 елның шул чоры белән чагыштырганда 104 мең тоннага артык. Республиканың консолидацияләнгән бюджетына 2,4 миллиард сум салым күчерелгән. Республика социаль ипотека программасына 222 миллион сум акча юнәлдерелгән.
Ф.Вәлиевның сүзләренә караганда, кризис шартларында кече нефть компанияләрен саклап калуга ирешелгән. Биредә республика Хөкүмәте һәм “Татнефть”нең кризиска каршы ярдәм чаралары зур әһәмияткә ия. “Татнефть” хезмәтләр өчен аванс түләүләрен гамәлдән чыгару турында карар кабул итте, Нурлат районында нефть үткәргечне капиталь ремонтлауны финанслауны кичектерде. Кече нефть компанияләренең “Татнефть” алдындагы бурычлары реструктурлаштырылды. ТР Хөкүмәте нефть промыселлары объектларын электр челтәренә тоташтырган өчен түләүләрне киметергә ярдәм итте.
“Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов кече нефть компанияләрендә бораулау күләме кимүгә карата борчылуын белдерде, бу нефть чыгаруның кимүенә һәм кадрларны югалтуга китерергә мөмкин. Ул ярдәм сыйфатында әлеге өлкәдә ташламалы шартларда “Татнефть” мөмкинлекләреннән файдаланырга тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә күтәрелгән мәсьәләләрне оператив төстә хәл итү өчен конкрет күрсәтмәләр бирде. Шуның белән бергә, ул кризиска ышыкланып дәүләт алдындагы үзләренең финанс йөкләмәләреннән качарга тырышучыларга карата тиешле чаралар күрергә вәгъдә итте.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100