news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре башлыклары белән киңәшмә үткәрәчәк

Бүген экология, технология һәм атом күзәтчелеге Федераль хезмәте җитәкчесе Алексей Алешин Татарстанга эш сәфәре белән киләчәк.

Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре башлыклары белән киңәшмә үткәрәчәк
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрәчәк, шулай ук Ростехнадзорның Идел буе идарәсе коллегиясендә катнашачак. Бу хакта ТР Хөкүмәте порталында хәбәр ителә.

«ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «2018 елда Татарстан Республикасы кече нефть компанияләре эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар турында»гы мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрәчәк», - диелә хәбәрдә.

Киңәшмәдә бүген Татарстанга эш сәфәре белән киләчәк РФ Ростехнадзор җитәкчесе Алексей Алешин да катнашыр дип көтелә. Киңәшмәдән соң Алешин ТР буенча Ростехнадзор идарәсенең 2018 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган коллегиядә катнашачак.

Көн дәвамында ТР Президенты башка киңәшмәләрдә катнашыр, шул исәптән«Трансмашхолдинг» һәм «Кузбассразрезуголь» компанияләре директорлар советы рәисе Андрей Бокарев белән очрашыр дип көтелә.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot