Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта эшмәкәрлекнең көндәшлек һәм үсеш мәсьәләләре буенча Россия Хөкүмәте комиссиясе утырышында катнашты
Комиссия әгъзаләре хәзерге икътисади шартларда кече һәм урта бизнеска ярдәм итү мәсьәләсен карады
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында кече һәм урта эшмәкәрлекнең көндәшлек һәм үсеш мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты.
Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов үткәрде.
Комиссия әгъзаләре хәзерге икътисади шартларда кече һәм урта бизнеска ярдәм итү мәсьәләсен карады. Шулай ук Татарстан Республикасы вәкилләре дә бу уңайдан үз тәкъдимнәре белән чыкты.
Эшмәкәрлек даирәләре вәкилләре белән очрашулар узды, анда хакимият ягыннан ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, дип белдерде Игорь Шувалов.
Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз