news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Кече һәм урта бизнес үзеннән-үзе үсмәячәк, аны өйрәтергә кирәк

Татарстан Президенты Сочида инвестицион форумда кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү өчен кирәкле шартлар турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов: Кече һәм урта бизнес үзеннән-үзе үсмәячәк, аны өйрәтергә кирәк
tatarstan.ru

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Рәмис Габбасов). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бизнесны үстерү өчен укыту һәм ярдәм итү кирәк. Бу хакта ул Сочида Россия инвестицион форумында узган «Социаль-икътисади үсешнең иң яхшы тәҗрибәләре» утырышында әйтте.

«Кече һәм урта бизнес үзе үсмәячәк. Ул административ яктан булган кебек финанс ягыннан да ярдәм таләп итә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, кече һәм урта эшкуарлык өйрәтүне таләп итә. Рөстәм Миңнеханов аңлатуынча, укыту төрле программалар аша алып барылырга мөмкин: бу СИА программалары да (Стратегик инициативалар агентлыгы — Т-и иск.) һәм республика дәрәҗәсендәге программалар да.

«Аларны (кече һәм урта бизнес — Т-и иск.) өйрәтү кирәк. Стратегик инициативалар агентлыгы тәкъдим итә торган, без куллана торган программалар - барысы да активлашсын өчен, төп локомотив ул», - дип белдерде республика башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов бизнес алып бару өчен сыйфатлы инфраструктура булдыру кирәклеген әйтте: уңайлы шәһәр мохите, парклар, скверлар — кече бизнесны җәлеп итү механизмнары.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot