Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен махсус ресурс оештырырга кушты
Анда аларга робот техникасы мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирергә кирәк.
(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен махсус ресурс оештырырга кушты, ул аларга робот техникасы мөмкинлекләре турында сөйләр иде. Республика җитәкчесенең тәкъдиме «Иннопром-2021» Халыкара сәнәгать күргәзмәсе киңлекләрендә «Кук Раша» генераль директоры белән очрашуда яңгырады.
«Урта һәм кече эшмәкәрлек вәкилләренә робот техникасы мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирергә кирәк. Роботларны куллану буенча белем бирү семинарын үткәрергә кирәк», - диде ул.
Хәзерге вакытта Татарстан Россиянең роботлаштырылган төбәкләренең берсе булып тора. Предприятиеләрдә 400дән артык робот урнаштырылган, аларның 90ы кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән уку программалары кысаларында эшли. 90нан артык белем бирү комплексы эшли, Татарстанның барлык техник югары уку йортлары белән хезмәттәшлек турында килешү имзаланган.
Республикада белгечләрне мәктәпләрдән алып югары уку йортларына кадәр әзерләү оештырылган. Моннан тыш, алты ел элек төбәктә WorldSkills стандартлары буенча «Сәнәгать робот техникасы» дигән яңа компетенция булдырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз