news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта бизнес өчен яңа кредит программасы булачагын хәбәр итте

«Бизнес-класс» программасын уңышлы башкарып чыкканнан соң Россиянең Саклык банкы Татарстанда тагын бер яңа программа тәкъдим итә.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Ирина Ермакова). Татарстанда Россия Саклык банкы һәм Google компаниясе эшләгән «Бизнес-класс» программасы
зур уңыш белән апробация үтте. Бүген Казанда матбугат конференциясендә Саклык банкы Президенты, банкның идарә рәисе Герман Греф икенче уртак программаны да республикада сынап карарга ниятләүләрен җиткерде.

Саклык банкы башлыгы яңа проект турында җентекләп сөйләп тормады. Әмма матбугат конференциясендә катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сер пәрдәсен бераз ачты.

«Тиздән яңа программа булачак – кече һәм урта бизнес системасы кредитлары буенча була ул. Аның буенча эшмәкәрләргә субсидияләр артыннан йөрергә кирәк булмаячак, эшмәкәр кредитны 5 процент белән алачак, ә калган сораулар гадиләштерелгән вариантта чишеләчәк. Әлеге программаны без шулай ук Татарстанда эшләп караячакбыз. Һәм без әлеге яңа программадан максималь дәрәҗәдә файда алырга тырышачакбыз», – дип билгеләп үтте республика башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100