news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Казанышлар җиңел бирелми, бу киеренке хезмәт нәтиҗәсе

“Дәүләт һәм җәмгыять хезмәт кешесенең абруен күтәрүдә тагы да активрак катнашырга тиеш”, - дип саный Президент.

Рөстәм Миңнеханов: Казанышлар җиңел бирелми, бу киеренке хезмәт нәтиҗәсе
Рамиль Гали

(Казан, 29 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казанышлар беркайчан җиңел генә бирелми, бу киеренке хезмәт нәтиҗәсе. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасында шулай дип белдерде.

Төрле тармакларда эше белән макталган барлыгы 58 кеше билгеләп үтелде. “Казанышлар беркайчан җиңел генә бирелми, бу киеренке хезмәт, конкрет кешеләрнең намуслы эше нәтиҗәсе”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул бүләкләнүчеләр арасында производство хезмәткәрләре елдан-ел күбрәк булуын әйтте. “Дәүләт һәм җәмгыять хезмәт кешесенең абруен күтәрүдә тагы да активрак катнашырга тиеш”, - дип саный Президент.

Миңнеханов эшче һөнәрләр буенча чемпионатның зур уңыш белән узганын искәртте. “Без практикада һөнәрләр үзләштерү нәтиҗәсендә кадрларның дөнья стандартлары буенча әзерләнүенә, югары технологияле производстволар таләпләренә җавап бирүенә инандык”, - ди Президент. Бүгенге тантанада “КАМАЗ-Автоспорт” партнерлыгының бертөркем хезмәткәрләре бүләкләнде.

ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Мактау ордены белән бүләкләнде. ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде. Шундый ук медаль “Татарстан Республикасы кулланучылар кооперациясе берлеге” идарәсе рәисе Рашат Шәймәрдановка бирелде.

Дуслык ордены “Татэнергосбыт” җәмгыяте директоры Рифнур Сөләймановка тапшырылды. “Ля Примавера” Казан камера оркестрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов “Дуслык” орденына лаек. Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының драма артисты Илфат Камалиевка “Татарстан Республикасының халык артисты” исеме бирелде.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артист-вокалисты Георгий Ибушев “Россия Федерациясенең атказанган артисты” исеменә лаек булды. “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зариповка РФ Президентының Мактау грамотасы тапшырылды.

Республика иминлеге өчен күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, Бөек Ватан сугышы ветераны Клавдия Пустобаева “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” Ордены белән бүләкләнде. Ул ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге директоры Алевтина Кудрявцеваның әнисе. 1 сентябрьдә аңа 100 яшь тулачак.

“Озын гомер яшәдем. Ил белән бөтен авырлыкларын да кичереп чыныктым”, – диде Клавдия Пустобаева. “Әни 20 ел финанс органнарында эшләде. Ул һәр көнне миңа скайптан элемтәгә чыга. Беләсеңме, бүген Интернет кәҗәләп тора, ди, заманча дөньядан калышмый”, - ди Алевтина Кудрявцева “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Алексеевск районы “Родина” хуҗалыгы механизаторы Фәрит Гатин “Татарстанның атказанган механизаторы” исеменә лаек. Ул 34 ел тракторда эшли. “Бу бүләк минем өчен зур бүләк. Җитәкчелеккә минем эшне күргәннәре өчен рәхмәт. Аерылып та тормыйм кебек инде. Язын чәчәм, терлек азыгы әзерлибез, шуннан кырлар ачылгач, сукага китәм. Ял эш беткәч кенә”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100