news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов KazanSummit форумы кунакларына Владимир Путинның котлавын ирештерде

Россия һәм ислам илләре арасындагы хезмәттәшлек сәяси һәм икътисади яссылыкларда үсә, дип искәртте РФ Президенты.

Рөстәм Миңнеханов KazanSummit форумы кунакларына Владимир Путинның котлавын ирештерде
tatarstan.ru

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов KazanSummit 2019 форумының пленар утырышын Россия Президенты Владимир Путинның сәламләү сүзләре белән ачып җибәрде.

«Мөселман илләре – төбәк һәм глобаль дәрәҗәләрдә иминлекне тәэмин итү буенча цивилизацияара һәм конфессияара диалогны үстерү эшендә Россиянең традицион партнерлары. Безнең икътисад өлкәсендәге элемтәләребез дә динамик үсеш кичерә», - диелә Путинның котлавында.

Рөстәм Миңнеханов быел форумның беренче тапкыр KazanExpo халыкара күргәзмәләр үзәге территориясендә узуын билгеләп үтте.

«Әлеге мәйданчык безнең эшебез, хезмәттәшлек һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алышу, икътисади мөмкинлекләр һәм инвестицион потенциалны тәкъдим итү өчен уңайлы һәм кунакчыл йорт булыр, дип өметләнәбез», - диде Татарстан Президенты. Ул федераль һәм төбәк хакимият органнары, чит ил партнерлары һәм башка кунакларга форум эшендә катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100