news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казансу елгасының булачак яры буйлап велосипедта йөрде

ТР Президенты велосипедта йөрергә яр буен үстерү проекты тәкъдим ителгән киңәшмәдән соң китте.

Рөстәм Миңнеханов Казансу елгасының булачак яры буйлап велосипедта йөрде
tatarstan.ru

(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казансу елгасының булачак яр буе буйлап велосипедта йөрде. Моңа кадәр аңа яр буеның үсеш проектын тәкъдим иттеләр. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Республика җитәкчесен аның ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, архитектор, урбанист, тотрыклы үсеш буенча белгеч, Orchestra Design студиясенә нигез салучы Эдуард Моро озата йөрде.

Эдуард Морозов Казансу ярындагы бөтен территорияне бердәм паркка берләштерү планлаштырылуын, ә «Стамбул» скверы яр буеның калган киңлекләрен тоташтыручы парк булачагын сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов Сибгат Хәким урамы буенча Киров дамбасыннан узды, Миллениум буенча Урам паркына кадәр барды, ә аннан Казан Кремленә юл тотты.

news_right_1
news_right_2
news_bot