news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: "Казаноргсинтез" һәрдаим үсештәге оешма булуын тагын бер кат раслады

Фәрит Миңнегулов заводның төп эш күрсәткечләре буенча чыгыш ясады.

(Казан, 7 апрель, "Татар-информ, Гөлнар Гарифуллина). Бүген "Казаноргсинтез" гавәми ачык акционерлык җәмгыяте акционерларының гомуми еллык җыелышы узды. 2016 елгы эш күрсәткечләре һәм алдагы елларга планнар белән танышырга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килгән иде.

Төп доклад белән “Казаноргсинтез” җәмгыяте генераль директоры Фәрит Миңнегулов хисап тотты. Ул акционерлык җәмгыяте узган елны яхшы финанс күрсәткечләре белән тәмамлаганын билгеләп узды. Былтыр 75,2 млрд. сумлык товар продукциясе җитештерелгән, бу 2015 елгы күрсәткечтән 6,4 млрд. сумга яки 9,4 процентка артык. Физик күләм индексы 104,1 процент тәшкил итә. Ширкәтнең 2016 елда сатудан кергән кереме 26,5 млрд. сум. Чиста табыш 18 млрд. 170 млн. сум. Җәмгыятьнең активлары ел азагына 35 процентка артып, 47 млрд. 496 млн. сум тәшкил итә.

Узган елда товар продукциясе структурасы, алдагы елга караганда, әллә ни үзгәрмәгән. Күпчелекне этилен полимерлары һәм поликарбонатлар (гомуми кыйммәттә 87,7 процент) тәшкил итә. Акционерлык җәмгыятенең хезмәт хакын бирүдә тоткарлыклары юк, барлык дәрәҗә бюджетларга вакытында һәм тулы күләмдә түли.

Җыелышта акционерлар “Казаноргсинтез”ның еллык хисабын, еллык бухгалтер (финанс) хисабын кабул итте. Шулай ук, бүген компаниянең чиста табышын бүлгәләүне расладылар. 2016 ел нәтиҗәләренә карап, “Казаноргсинтез” җәмгыяте акцияләре буенча дивидентлар түләү тәкъдиме яңгырады. Махсус өстенлекләргә ия акцияләр буенча – бер акциягә 0,25 сум исәбеннән, гади акцияләр буенча берсе өчен 5, 0726 сум исәбеннән. Залдагылар бу тәкъдим белән килешеп, кул чапты.

Фәрит Миңнегулов гамәлдәге җитештерүләрнең тотрыклы эшен тәэмин итү, товар продукциясе күләмен арттыру, продукциянең энергия чыгымнарын киметү, чимал югалту сәбәпләрен бетерү “Казаноргсинтез” җәмгыятенең үсеше өчен өстенлекле юнәлешләр булуын билгеләп узды. Завод энергия чыгымнары буенча нәтиҗәле җиһазларны мөмкин кадәр күбрәк куллану бурычын куя. Былтыр, алдагы ел белән чагыштырганда, электр энергиясенә тарифлар 6,7 процентка, җылылык энергиясенә 7,6 процентка арткан. 2016 елда электр энергиясеннән файдалану, 2015 елга караганда, 3,3 процентка артып, сәгатенә 1 708 млн кВт тәшкил иткән. Энергия куллануның нәтиҗәлелегенә багышланган программа нәтиҗәсендә 200 млн. сум күләмендә икътисади файда алынган.

Рөстәм Миңнеханов компания эшенә бәя биреп, ясаган чыгышында эре предприятиеләр эшенә йомгак ясала башлаганын, ике көн элек “Түбән Каманефтехим” җәмгыяте акционерлары җыелышы үткәрелгәнен искәртте.

Бүген Татарстан башкаласының бюджет нигезен тәшкил итүче эре предприятиеләренең берсе узган елгы эшенә нәтиҗә ясавын шәрехләде.

“Компания тагы бер кат үзен һәрдаим үсештә булган оешма булуын раслады. Безне үсеш темплары, хезмәт җитештерүчәнлеге, сәнәгый үсеш, компаниянең капитализациясе сөендерә. Барлык параметрлар буенча компания уңай трендка ия. 5 ел элек төп бурычлар рәтендә җитештерү куәтләре артуын, чимал белән ышанычлы тәэминатны күрдек. 2012 елда җитештерү куәтләре 71 процент булса, соңгы 5 елда керем 1,6 тапкыр артып, 75,4 млрд. сум тәшкил итте. Бу рекордлы күрсәткеч. Чиста табыш, шулай ук, 5,5 тапкыр артты. 2012 елда ул 3 млрд. 280 млн. сум иде, былтыр 18 млрд. 170 млн. сум тәшкил итә. Салым түләүләре күпкә артып, 3,5 миллиардтан 12 млрд. 400 млн. сумга кадәр җитте. Тагын бер позитив күрсәткеч – өстәмә кыйммәт үсеше. Бүген предприятиенең тулай керемендә 48,3 процент – өстәмә кыйммәт. Бу республикада иң яхшы күрсәткечләрнең берсе”, – дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов.

Президент ахыргы кулланучыларга турыдан-туры сатуларның өстенлекле булуын, нәтиҗәдә, сатуларның рентабельлеге артуын, базарның чит илдә тоткан өлеше киңәюен билгеләп үтте. Ул, шулай ук, “Казаноргсинтез” заводы өчен җаваплы булган “ТАИФ” компаниясе җитәкчелегенә экологик һәм мәдәни проектларны гамәлгә ашыру өчен рәхмәтен җиткерде.

“Беренче чиратта, Парк һәм скверлар елында башкарылган эшләр өчен рәхмәт. “Казаноргсинтез” ярдәме белән Химиклар сарае паркы матурайды. 2016 елның августында,”Казаноргсинтез” һәм “ТАИФ” компанияләр төркеме белән берлектә, Аккош күле урман паркын үзгәртеп кору башланды. 2 ел эчендә бу иң күркәм урыннарның берсе булачак, анда зур эш көтелә. Моннан тыш, компания тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенча “Яңарыш” республика фонды программасында актив катнаша. Татарстан Республикасының Дәүләт торак фонды белән берлектә, “Салават күпере” торак комплексы төзелеше буенча эш бара”, – диде ул.

Үсеш алучы предприятиеләр нәтиҗәсендә, Рөстәм Миңнеханов бүген икътисади вазгыять позитив булуын ассызыклады. Ул республикада тулай төбәк продукт, сәнәгать производствосы күләмнәре дә артуын билгеләп узды. Төп капиталга инвестицияләр елдан-ел арта. Былтыр алар 642 млрд. сум күләмендә булган.

“Республикада иминлек, социаль программалар безнең эре предприятиеләргә бәйле. Беренче чиратта, нефть химиясе, нефть эшкәртүдә киң колачлы проектлар көтелә. Бу безнең төп үсеш нокталары”, – дип төгәлләп, Президент коллективка рәхмәт әйтте.

Бүген, шулай ук, “Казаноргсинтез” җәмгыяте директорлар советының яңа составы сайланды. Ревизия комиссиясе сайлап куелды. Җәмгыятьнең аудиторы итеп “ПрайсвотерхаусКуперс Аудит” акционерлык җәмгыяте расланды.

Заводның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, акционерларның гомуми еллык җыелышы тәмамлангач, җәмгыятьнең директорлар советының яңа составта беренче утырышы үткәрелгән. Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән, яңа директорлар советы рәис итеп Руслан Шиһабетдиновны сайлап куйганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100