news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: «Казаноргсинтез»ның бурычы – елына бер млн тонна полиэтилен җитештерү

2018 елда компаниядә 989 мең тонна продукция эшләп чыгарылган, шуның 715,6 мең тоннасы - полиэтилен.

Рөстәм Миңнеханов: «Казаноргсинтез»ның бурычы – елына бер млн тонна полиэтилен җитештерү

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). «Казаноргсинтез» акционерлык җәмгыятенең сатудан кергән табыш һәм чиста керем буенча рекордлы күрсәткечләре Татарстан казнасы һәм федераль бюджетка күчерелгән акчаның күләмендә чагылыш таба. Предприятиенең бурычы – елына бер миллион тонна полиэтилен җитештерү. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов компания акционерларының еллык гомуми җыелышында шул хакта хәбәр итте.

«Бурыч - елына бер миллион тонна полиэтилен җитештерү. Поликарбонат производствосын яңарту буенча зур программа гамәлгә ашырылачак. Боларның барысы да предприятиенең киләчәге яхшы икәнлеген күрсәтә. Нәтиҗәләрнең әйбәт булуы федераль һәм республика бюджетларына да уңай тәэсир итә», - диде Миңнеханов.

Үзенең чыгышында ул шулай ук 2018 ел нәтиҗәләре буенча «Казаноргсинтез»ның сатудан кергән табышы – 79 миллиард, чиста керемнең күләме 19,9 миллиард сум тәшкил итүен искәртте.

Акционерлар җыелышында билгеләп үтелгәнчә, 2018 елда компаниядә 989 мең тонна продукция эшләп чыгарылган, шуның 715,6 мең тоннасы - полиэтилен.

Компания 2018 ел нәтиҗәләре буенча барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 9,7 миллиард сум күләмендә салым түләгән. Шул исәптән Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына 6,1 миллиард сум акча күчерелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100