news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Казаноргсинтез» җәмгыятенең җитештерү куәтләре белән танышты

ТР Президенты яңа объектлар белән танышканнан соң предприятие акционерларының еллык җыелышына юл тотты.

Рөстәм Миңнеханов «Казаноргсинтез» җәмгыятенең җитештерү куәтләре белән танышты
Егор Никитин

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казаноргсинтез» акционерлык җәмгыятенең җитештерү куәтләре белән танышты. Биредә ул ике яңа мәйданчыкны (дүрт пиролиз миче һәм торбалар өчен буягыч җитештерү җайланмасы) карады.

Ике объект та узган елның ахырында ачылды, алар искергән җайланмаларны алыштырды. Беренче мәйданчыкта ТР Президентына техник углерод концентраты җитештерү узелын күрсәттеләр.

Рөстәм Миңнеханов яңа объектлар белән танышканнан соң предприятие акционерларының еллык җыелышына юл тотты.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot