news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов “Казаньоргсинтез” хезмәткәрләренә: “Сез бик профессиональ коллектив

ТР Президенты “Казаньоргсинтез” ААҖендә булды

 (Казан, 27 август, “Татар-информ”, Аяз Исмәгыйлев). Татарстанның төп максат-бурычы – үсү, һәм төп үсеш нокталарының берсе булып нефть эшкәртү һәм нефть химиясе санала. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Казаноргсинтез” ААҖ хезмәткәрләренә, әлеге предприятиегә баргач, шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итте.

Республика башлыгы “Казаньоргсинтез” ААҖнең Татарстан үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Ул кайбер производстволарны карап чыкты һәм предприятие хезмәткәрләре белән очрашты. Казан мэры Илсур Метшин аны озата йөрде. Аерым алганда, предприятие территориясендә Рөстәм Миңнеханов кайбер яңа һәм модернизацияләнгән производстволар буйлап йөрде, шулай ук ике камералы пиролиз мичен төзү мәйданчыгында булды. Җайланманы 2015 елның сентябрендә эшләтеп җибәрергә планлаштырыла, ул елына 135 мең тонна этилен җитештерүгә сәләтле.
Миңа Россия Федерациясенең иң алдынгы нефть химиясе комплексларының берсендә сезнең белән булу бик күңелле, дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов предприятие хезмәткәрләренә. “Без үзебезнең эре предприятиеләребез белән горурланабыз, сез дә – шундый лидерларның берсе”, - диде ул.

ТР Президенты бүген заводта күргән үзгәрешләрне югары бәяләде. “Казаноргсинтез”ның перспективасы яхшы булуны без күрәбез. Гомумән, без “Казаньоргсинтез”, “Нижнекамскнефтехим” кебек эре предпрпиятиеләребез белән горурланабыз. Бүген Татарстан – пластмасса, каучук җитештерүдә эре төбәк, һәм сезнең предприятие төп җитештерүче санала», - диде Р.Миңнеханов. Ул искә төшергәнчә, 2009 елда предприятие кыен хәлдә калган һәм күпләр, завод банкротлыкка төшәр, дип фаразлаган, тартып алырга омтылышлар булган. “Әмма безнең беренче Президентыбызның абруе, ТР Хөкүмәте, “ТАИФ” компанияләр төркеме - без бергәләшеп предприятиене саклап кала һәм бу предприятиенең иң заманча һәм перспективалы икәнен раслый алдык. Ул чакта мин, тагын ел ярым узар, һәм без моннан көлербез әле, әйткән идем. Һәм бүген сез – Россия Федерациясе нефть-газ комплексының иң уңышлы предприятиеләреннән берсе”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов “Казаньоргсинтез”лыларга мөрәҗәгать итеп.

Рөстәм Миңнеханов “Казаньоргсинтез” коллективына, завод җитәкчелегенә, акционерларга, шәһәр администрациясенә рәхмәт белдерде. “Казаноргсинтез” - республикада гына түгел, бөтен илдә иң эре завод. Шуңа күрә без предприятиегә кирәкле ярдәм күрсәтәчәкбез. Һәм мин ышанам ки, сез үз алдыгызда торган барлык мәсьәләләрне дә хәл итә алачаксыз. Сез бик профессиональ коллектив”, - дип мөрәҗәгать итте республика башлыгы завод хезмәткәрләренә. Предприятие һәм тулаем республика алдында торган бурыч-максатларга тукталып, ТР Президенты болай дип билгеләп үтте: Татарстанның төп максат-бурычы – үсү, һәм төп үсеш нокталарының берсе булып нефть эшкәртү һәм нефть химиясе санала. Без яңа производстволар, яңа продуктлар, “Казаноргсинтез”ны чимал белән тәэмин итү турында уйларга тиеш. Аерым рисклар бар, шулай да, акционерлар, башкарма дирекция, республика хакимияте ул бурычларны хәл итәргә сәләтле дип уйлыйм, дип, Р.Миңнеханов тотрыклы һәм тыныч республикада гына әйбәт нәтиҗәләргә ирешеп булуын ассызыклады.

news_right_1
news_right_2
news_bot