news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казанның Юдино бистәсе халкына боз шугалагы төзеләчәген вәгъдә итте

Яңа спорт объекты төзелеше буенча эшләр быел ук башланырга мөмкин.

(Казан, 15 март, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Казанның Юдино бистәсендә ясалма боз белән яңа шугалак төзиячәкләр. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Юдино бистәсе халкы һәм Горький тимер юллары идарәсенең Казан территориаль бүлекчәсе хезмәткәрләре белән очрашуда әйтте.

“Кыйммәт булмаган спорт мәйданнарының берничә вариантын карыйбыз. Мин йөкләмә бирдем. Хәзер зур булмаган боз шугалакларын бәялибез. Ясалма боз белән яңа шугалакларның берсе сездә дә булачак, вәгъдә итәм”, - диде республика лидеры.

“Нәкъ менә шундый шугалакны быел Юдинода эшләп караячакбыз. Аннан бу тәҗрибәне таратырга мөмкин булыр”, - дип өстәде ул. 

news_right_1
news_right_2
news_bot