news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: "Казанның ТЭЦ-3не модернизацияләү проекты безнең өчен стратегик әһәмияткә ия"

ТР Президенты Төркиянең "GAMA" компаниясе җитәкчеләре белән очрашты

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең "GAMA" ("ГАМА") компаниясе җитәкчеләре белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Төркия эшкуарларына Татарстан территориясендә гамәлгә ашырыла торган проектларга карата күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт белдерде һәм ныгып барган Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Төркия арасындагы хезмәттәшлекнең актив рәвештә үсүен билгеләп үтте.  

Бүген Татарстан белән Төркия элемтәләре төрле юнәлешләрдә алып барыла, диде Рөстәм Миңнеханов. Якын арада Казанга Истанбул мэры Кадыйр Төпбаш, Төркия Республикасы икътисад министры Нихат Зәйбәкчи һәм башкаларның килүе көтелә. Моннан тыш, 2015 ел ахырында Казанда Россия һәм Төркия җитәкчелеге катнашында югары дәрәҗәдәге Россия-Төркия хезмәттәшлеге Советын уздыру ниятләнә, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.  

Республика башлыгы  сүзләренчә, Татарстан икътисадына бөтен инвестицияләр күләменең дүрттән бер өлеше Төркия компанияләренә туры килә. Республикадагы уртак предприятиеләрнең күбесе - Төркия капиталы катнашындагы предприятиеләр. “ЕлАЗ” ААҖ мәйданчыгында “Чукурова” компаниясе белән бергә трактор техникасын җитештерү буенча производство проекты уңышлы гына гамәлгә ашырыла, Төркия компанияләре республика территориясендә пластик торбалар һәм теплицалар җитештерүне башлап җибәрергә телиләр («Дизайн Групп», «Мир Холдинг»).  

Татарстан Президенты “ГАМА” компаниясенең Казанның ТЭЦ-3 – җылылык электр станциясен моңдернизацияләү буенча проектын уңай бәяләде, алар аны "ТАИФ" ААҖ белән бергә башкаралар. Энергетика – икътисад нигезе, һәм Казанның ТЭЦ-3не модернизацияләү проекты безнең өчен стартегик әһәмияткә ия, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Татарстанның “ГАМА” белән алга таба да күп кенә кызыклы уртак проектлар булачагына ышануын белдерде.  

“ГАМА” вәкиле компаниянең 1959 елдан башланган  тарихы турында сөйләде. Бүген бу - 25 илдә, шул исәптән Россия Федерациясендә дә, эшчәнлек алып баручы корпорация. "Без икътисад, энергетика кебек секторларда, шул исәптән электр станцияләрен төзү, нефть химиясе, нефть эшкәртү буенча эре предприятиеләр төзү һәм башка юнәлешләрдә эш итәбез", - дип ассызыклады ул.  

Рөстәм Миңнеханов, уртак ихтыяҗлар өлкәләрен билгеләү өчен, Татарстан һәм Төркия вәкилләреннән торган эшче төркем булдыруны тәкъдим итте. Татарстан Республикасыннан эшче төркемдә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов булачак. Татарстан Президенты Төркия эшкуарлары белән хезмәттәшлек үзара файдалы булуына ышануын белдерде.  

Казанның ТЭЦ-3 – җылылык электр станциясен моңдернизацияләү буенча проекты турында җентекләбрәк “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов сөйләде. Ул искәрткәнчә, 2014 елның маенда "ТАИФ" компанияләр төркеменә керүче “ТГК-16” ААҖ һәм "General Electric" бүлендек предприятиесе – “ДжиИ РУС” ҖЧҖ “ГАМА” Төркия компаниясе белән партнерлыкта Казанның ТЭЦ-3не модернизацияләү буенча контракт имзаладылар. 390 мегаваттлык газ-турбина җайланмасын төзү эшләре алып барыла. Нәтиҗәдә, ТЭЦ-3 куәте 800 МВт була.   Альбер Шиһабетдинов сүзләренчә, мондый турбиналар әлегә Россиядә юк. “ДжиИ РУС” ҖЧҖ эшләре бәясе 9,2 млрд. сумга исәпләнә, инфраструктура белән бергә проект бәясе 12,5 млрд. сумга исәпләнгән булган (валюталар хакы артуны исәпкә алып, проект бәясе артачак). Альберт Шиһабетдинов шулай ук билгеләгәнчә, проектны гамәлгә ашыруга акча, шул исәптән алынган кредитлар, бар.

Бу ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.                

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100