news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә мәдәни мирас объектларын барлады

ТР Президенты кайбер бурычлар билгеләде

 (Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә мәдәни мирас объектларын карап йөрде.

Президент Рөстәм Миңнехановны анда ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан шәһәре баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.   

Казаның тарихи үзәге буйлап чираттагы экскурсия Ульянов-Ленин урамыннан башланды (элеккеге Беренче тау ), ул агачтан төзелеш сәнгате үрнәкләре белән билгеле булган. Планлаштыру һәм төзелеш сыйфатын яхшырту мәсьәләләре турында өч ел элек сөйләшенгән иде инде. ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова билгеләп узганча, урамның архитектур күренеше хакимият игътибарын һаман да таләп итә, бушлыкларда төзелеш дәвам итә, кайбер биналар гына үзгәрешсез кала бирә. Урам Казан кунакларының игътибарын тарта, биредә сирәк кенә агач утарлар да сакланып калган. 1920 елда Казан зиратларыннан алынган кабер ташлары белән ныгытылган тау бите урам башында тарихның чын чагылышы булып тора. Рөстәм Миңнеханов шәһәр хезмәтләренә староверлар чиркәвеннән Ульянов урамына күтәрелә торган җәяүлеләр зонасын төзекләндерүне йөкләде.   

Олеся Балтусова Рөстәм Миңнехановка XIX гасырда төзелгән 16 нчы номерлы агач йортны күрсәтте.    24 нче йорт та агач, 1887 елда биредә Владимир Ульянов яшәгән. Йортны реставрацияләү һәм җимерелгән флигельне яңадан төзү кирәк. Татарстан Президенты ТР Мәдәният министрлыгына әлеге мәсьәләне милек хуҗасы белән хәл итүне йөкләде.   

31 нче йорт – XIX гасыр уртасындагы Казан утарының классик үрнәге, Сухановлар утары – республика дәрәҗәсендәге мәдәни мирас объекты. Йорт авария хәлендә, әмма Казан шәһәре башкарма комитеты мәгълүматларына караганда, ул даими яшәү өчен яраклы түгел дип танылмаган.   

20 нче йорт – 1904 елда төзелгән Аносов йорты, республика дәрәҗәсендә мәдәни мирас объекты. Биредә Вахитов районының 37 нче номерлы балалар бакчасы урнашкан. Рөстәм Миңнеханов бу бинада төзекләндерү эшләре зарурлыгын һәм капиталь ремонт программасына кертү кирәклеген ассызыклады.   

XIX гасырда төзелгән Терпигоревлар йортында реставрацияләү эшләре бара.   

Шуннан экскурсиядә катнашучылар Катанов тыкрыгыннан уздылар, анда академик Арбузовлар йорт-музее урнашкан. Музейның күршесендәге агач йортта композитор Фәрит Яруллин яшәгән. 2013 елда ул аукционда ышанычлы кулларга сатылган – архитектор-реставратор Ирина Аксенова җитәкчелегендә инде ремонт эшләре тәмамланып килә, анда торак йорт булачак.   

13 нче агач йорт XIX гасырда  Казанның атаклы профессоры Катановныкы булган, 2000 нче елларда янган, хәзерге хуҗасы әлеге һәйкәлне торгызу проектын эшли, ул да анда торак йорт ясауны планлаштыра. 

Волков урамында 46 нчы һәм 42 нче мәдәни мирас объектлары янында Татарстан Президенты хуҗаларга фасадларны ремонтлау эшләрен уздыру буенча үз тәкъдимнәрен җиткерде. Якында яхшы сакланган агач йортлар бар. Ләкин күпчелек агач йортлар җимерелгән. Хәзер ул урыннарда күп фатирлы йортлар урнашкан.   

Маршрутның соңгы пункты Фрунзе агачлыгы урамы булды: анда элеккеге Шамов хастаханәсе бинасы реставрация мәсьәләсен хәл итүне көтә. “ТР үсеше корпорациясе” ААҖ вәкилләре мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта эскиз проект эшләнә. Президент җитәкчелегендәге комиссия концепциянең вакытлы вариантын кире какты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100