news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи өлешендә төзелешне өч айга туктатты

Татарстан Президенты күрсәтмәсе буенча, республика башкаласы үзәге тарихи мирасны саклауны исәпкә алып үсәргә тиеш.

(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Президенты карамагындагы тарихи урыннарда шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча 4 апрельдә узган ведомствоара комиссия утырышыннан соң, Казанның тарихи өлешендә төзелеш өч айга туктатылды.

“Татар-информ”га Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова хәбәр иткәнчә, бу вакыт эчендә Казан архитекторлары һәм хакимият вәкилләреннән эшче төркем төзеләчәк. Әлеге төркем тарихи кыйммәтләрен истә тотып, Казанның тарихи өлеше мәйданының тотрыклы үсешен тәэмин итәрлек чаралар планын эшләргә тиеш.

Мирасны саклауга сак караш булдырып, заманча шәһәр үсешен алып баруда архитекторлар эш барышында тематик форсайт-сессияләр булдырачак. Шулай итеп, беренче этапта Кабан күле яр буе һәм Җиләкле бистәсе төзелешен күзаллау буенча техник бирем әзерләнергә тиеш.

“Биредә шәһәр җәмәгатьчелеге ярдәме дә кирәк булачак. Проектны нәкъ менә Казан архитекторлары инде башкарылган эш нигезендә эшләячәк. Эш катлаулы булуга карамастан, шәһәр төзелешен мирасны саклау бергә бәйләргә кирәк”, - диде Балтусова.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot