Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Казанның үсеш сәясәте тарихи мохитне саклап калырга тиеш
Татарстан Президенты Казан шәһәренең тарихи җирлеген тотрыклы үстерү концепциясен эшләү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.
(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Казанның үсеш сәясәте шәһәрнең тарихи тирәлеген саклауны тәэмин итәргә тиеш. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең тарихи җирлеген тотрыклы үстерү концепциясен эшләү мәсьәләсе буенча киңәшмәдә шундый фикерен әйтте. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Казан үзәге инвестицион һәм туристик җәлеп итүчәнлеккә ия булырга тиеш. Икенче яктан - аның үсеш сәясәте борынгы шәһәрнең тарихи тирәлеген саклап калырга тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәне ачып, ул узган ел шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиядә Татарстанның тарихи җирлекләрендә концепция эшли башларга кушылган булуын искәртте. Ул исә Казанның тарихи йөзен саклап калу мөмкинлеге бирәчәк.
Документта тарихи җирлек чикләрендә эш итүче төзелеш кагыйдәләре эшләнергә тиеш. Концепциянең проект төркеме җитәкчесе Олег Маклаков доклад белән чыгыш ясады.Ул шәһәрнең һәр микрорайонының үзенчәлеген билгеләп үтте, елга порты, «Локомотив» пляжы янындагы районны куллануны киңәйтергә һәм җәяүле маршрутларының Иделгә чыгу мөмкинлеген файдаланырга тәкъдим итте.
Киңәшмәдә эш мәсьәләләре буенча фикер алыштылар һәм Казан агломерациясен үстерү турында стратегик йөкләмәләр билгеләделәр, аларны алга таба өстәмә фикер алышуга чыгарачаклар.
Рөстәм Миңнеханов бу тема буенча киләсе киңәшмәне июнь аенда үткәрергә кушты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз