news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казанның Әпсәләмов урамындагы «Ак чәчәкләр» бульвары белән танышты

Бүген җәмәгать киңлеге рәсми төстә ачылды.

Рөстәм Миңнеханов Казанның Әпсәләмов урамындагы «Ак чәчәкләр» бульвары белән танышты
Александр Эшкинин

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Әпсәләмов урамында яңа ачылган «Ак чәчәкләр» бульвары белән танышты. Ул бульвардагы төрле типтагы киңлекләр һәм функциональ зоналар буйлап йөреп чыкты.

«Ак чәчәкләр» бульвары Габдрахман Әпсәләмовның популяр романы хөрмәтенә аталган. Казанның Әпсәләмов урамындагы яңа җәмәгать киңлеген булдыруда районда яшәүчеләр дә катнашкан.

Өлешчә автостоянка буларак файдаланылган әлеге территорияне тәртипкә китерү эшләре быелның июлендә башланган иде. Хәзер эшләр төгәлләнде һәм җәмәгать киңлеге казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен ачык.

Бульвар җәяүлеләр маршруты белән Җиңү паркын Истанбул скверы белән тоташтыра һәм Сибгат Хәким урамы аша «Казан» гаилә үзәгенә чыга.

Рөстәм Миңнеханов белән бергә Красноярск крае губернаторы Александр Усс, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. рәсми затлар да парк белән танышты.

news_right_1
news_right_2
news_bot