news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казанның Җәмигъ мәчете проекты җитди өйрәнү таләп итүен әйтте

Татарстан Президенты Җәмигъ мәчете бюджет акчасына төзелмәячәк диде.

Рөстәм Миңнеханов Казанның Җәмигъ мәчете проекты җитди өйрәнү таләп итүен әйтте
president.tatarstan.ru

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Казанның Җәмигъ мәчете проекты җитди өйрәнү таләп итә, бу финанслау чыганакларына да кагыла. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб утырышында әйтте. Бу турыда республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Президенты фикеренчә, мәчет яхшы һәм уңайлы урында булырга тиеш. Шул ук вакытта ул бюджет акчасына төзелмәячәген әйтте.

Алдан «Татар-информ» агентлыгы Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Җәмигъ мәчете төзелеше өчен Татарстан башкаласы үзәгендә мәйданнар сайланган дип хәбәр иткән иде. Мәчет Меңъеллык мәйданында төзелергә мөмкин дип әйтелде.

Моннан тыш,  Татарстан хакимияте «Программа 200» православие чиркәүләре төзелеше буенча Мәскәү тәҗрибәсен кулланырга планлаштырамы дигән сорау бирелде. Рөстәм Миңнеханов вакыйгаларның мондый борылыш алуы икеле дип җавап бирде.

Аннары Татарстан Президенты төбәкне күпконфессияле һәм күпмилләтле булуын кабатлады. Ул борынгы Болгар шәһәрендә һәм Зөя утрау-шәһәрчегендә объектларны торгызу, Болгар ислам академиясе төзелеше һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу кебек мөселман һәм православие изге урыннарын яңарту проектларын мисал итеп китерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot