Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Казанның Кабан күле яр буен заманча һәм уңайлы итү буенча Россия-Кытай консорциумы проектын раслады
Татарстан Президенты "Turenscape" архитектура бюросы президенты, доктор Конгжан Ю белән очрашты
(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Люция Камалова). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның "Turenscape" архитектура бюросы президенты, доктор Конгжан Ю белән очрашуда Казанның Кабан күле яр буйларын уңайлы итү концепциясен раслады.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, "Turenscape" бюросы вәкиле Стенли Лунг, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Искәртеп үтик: 18 июньдә Казанда Кабан күле яр буен заманча һәм уңайлы итү концепциясен эшләүгә ачык конкурс игълан ителгән иде. Барлыгы 18 илдән 164 заявка бирелде. Шулай итеп, Turenscape+МАП architects белән «Эластичная лента: Бессмертное сокровище Казани» Кытай-Россия консорциумы җиңде.
Конгжан Ю Кабан күле яр буйларын заман таләпләренә туры китерү концепциясен презентацияләде һәм, компания бөтен дөнья буенча шундый проектларны тормышка ашыру тәҗрибәсенә ия, дип билгеләп үтте.
Конкурста җиңүченең концепциясен 2016 елда гамәлгә ашыра башлау планлаштырыла.
Проект конкурс жюри әгъзалары тавыш бирү нәтиҗәсендә сайлап алынды, анда Татарстан Республикасы Хөкүмәте вәкилләре, шулай ук Россия һәм Мәскәүнең әйдәп баручы архитекторлары, ландшафт һәм мәдәният өлкәсе белгечләре катнашты.
"Безнең идея мәдәни мирасны саклап калудан гыйбарәт. Без бу шәһәр тарихын һәм истәлеген сакларга тиеш", - дип ассызыклады Конгжан Ю. Проектны табигатькә зыян китермичә һәм аз күләмдә инвестицияләр белән чынга ашыру ниятләнә.
"Миңа проект ошый", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов һәм бу эшкә бизнес-структураларны җәлеп итүне йөкләде. Аерым алганда, аның сүзләренә караганда, Г.Камал театры тирәсендәге зонада зур инвестицион потенциал, аннан файдалану зарур. Гомумән, яхшы эш башкарылган һәм аны дәвам итәргә кирәк.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз